17 апрельдә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясендә шәһәр һәм авыл җирлекләренә грантлар бирү конкурсына йомгак ясалды. Чарада икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Быел конкурска республиканың 43 районыннан 217 заявка кергән. 107 катнашучы җиңүчеләр дип танылган. Конкурс нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге һәркайсы - 1,5 миллион сум, шәһәр төрендәге бистә нигезендә оешкан һәм административ үзәк булмаган 3 шәһәр җирлеге 2шәр миллион сум алачак.