Казанда кече һәм урта бизнес акселерациясе турында фикер алыштылар

2019 елның 19 апреле, җомга

Эшкуар йортында "Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" төбәк проектын гамәлгә ашыру хакында фикер алышу буенча инициатив эшче төркем утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

Утырышта төбәк проектын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү һәм аны бизнес-мохиттә популярлаштыру буенча тәкъдимнәрне карадылар.

Проектны гамәлгә ашыру "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президентының май Указында каралган экспортка чыгарылган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының производство мәйданнары һәм биналарыннан файдалана алу мөмкинлеге буенча күрсәткечләргә ирешергә, шулай ук моношәһәрләрдә аларның тиз үсеше максатларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программаларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International