Лизингны финанслауның минималь суммасы киметелде

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан эшкуарлары өчен лизингны финанслауның минималь күләме 2,5 миллион сумгача киметелде. Элек ул 5 миллион сум иде. "Микролизинг" дип аталган яңа продукт Төбәк лизинг компаниясендә пәйда булды.

Продукт залогсыз финанслаудан гыйбарәт, ә лизинг предметы үзе тәэмин итү булып тора. Лизинг компаниясе тәэминатчыдан җиһазны мөстәкыйль сатып ала һәм аны эшкуарга вакытлы файдалануга тапшыра. Шул ук вакытта лизинг алучы җиһаз һәм аның белән тәэмин итүчене сайлап алуда чикләнми.

Татарстан эшкуарлары өчен ташламалы процент ставкалары 6%ка тигез - Россия җиһазлары өчен, 8% - чит ил җиһазлары өчен. Яңа продукттан файдалану вакыты 13тән 60 айгача дәвам итәчәк, минималь аванс - 15%. Лизинг алучы түләүләр графигын бизнесның сезонлылыгына карап сайларга хокуклы, ә беренче түләү кабул итү-тапшыру акты имзалангач бары 30 көннән соң гына түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International