26 апрельдә "Химград" технополисы мәйданчыгында Татарстан инновацион проектларына ярдәм итү чаралары буенча семинар узачак. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
Чарада катнашырга фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-констуктор эшләре нәтиҗәләрен файдаланып, җитештерүне гамәлгә ашыручы кече инновацион предприятиеләр вәкилләре чакырыла.
Семинар программасында: Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече төрләрен үстерүгә ярдәм итү фондының төп программаларын тәкъдим итү, Фонд программаларында җиңүче компанияләр җитәкчеләренең чыгышы, конкурска гаризалар бирү шартлары турында фикер алышу.
Катнашу өчен 25 апрельгә кадәр түбәндәге электрон адреска гариза юлларга кирәк: Danat.Lunkov@tatar.ru
Консультацияләрне телефон аша алырга була: (843) 524-90-37.