16 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Франция-Россия" дуслык төркеме" җитәкчесе Лонге Жерар җитәкчелегендәге Франция Республикасы делегациясе булды.
Чит ил кунаклары белән очрашуны министр Фәрит Габделганиев үткәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Инвестицияләрнең төп күләме Америка Кушма Штатлары, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Кытайдан килә. Франция компанияләре шулай ук Татарстанга ышаналар һәм биредә үз вәкиллекләрен ачалар. Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, республиканың инвестицион инфраструктурасы француз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен кызыктыргыч булып тора.
Чарада катнашучылар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен карадылар һәм алга таба хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.