Бүген "Сәламәтлек саклау - TIHE 2019" Ташкент Халыкара медицина күргәзмәсенең икенче көне узды.
Әлеге чарада Татарстан компанияләре катнашуын республика Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге оештырды.
Күргәзмәдә дару препаратлары, медицина инструментлары һәм киемнәре, эндохирургия җиһазлары, медицина калдыкларын утильләштерү өчен савытлар җитештерүчеләр тәкъдим ителгән.
Бүген Татарстан стендын Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Азиз Абдухәкимов һәм Үзбәкстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Алишер Шадманов карады.
Күргәзмә 18 апрельдә тәмамлана. Чара кысаларында гамәли семинарлар, конференцияләр, тәкъдим итүләр үткәрелә.