Татарстан "Алабуга" МИЗ чыгымнарын кайтаруга 582 миллион сум акча алды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасы чыгымнарын каплауга федераль бюджеттан 582 миллион сум акча алды. Бу - финанс чараларының беренче өлеше. Ел ахырына кадәр тагын 886 миллион сум акча алу планлаштырыла.

Чыгымнарны каплауга субсидияләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Югары технологияләр өлкәсендәге индустриаль паркларның, сәнәгать технопарклары һәм технопаркларның инфраструктура объектларын  төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә киткән чыгымнарны каплауга субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме алу хокукына ия Россия Федерациясе субъектларын сайлап алу турында" 2014 елның 30 октябрендәге 1119 номерлы карары кысаларында бирелә. Акчалар чыганагы булып "Алабуга" СҖТ МИЗ" ИП резидентларының федераль бюджетка  түләгән салымнары һәм таможня түләүләре (100% керемгә салым,  50% НДС, 100% җиңел автомобильләр һәм мотоциклларга акцизлар,  50% таможня пошлиналары) тора.

2018 елда Татарстан "Алабуга" махсус икътисадый зонасы чыгымнарын каплауга 1 миллиард сум акча алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International