2019 елның 23 апрелендә Россия Федерациясе субъектларының социаль инновацияләрне үстерү советы утырышында социаль инновацияләргә ярдәм инфраструктурасы турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстанда коммерциясез оешмаларның үсеш дәрәҗәсе турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
Утырыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе урынбасары Галина Карелова рәислегендә узды. Анда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин, Президент грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалин, "Сколково" фондының вице-президенты, Биология һәм медицина технологияләре кластеры башкарма директоры Наталья Полушкина, "Росконгресс" фонды директоры урынбасары һәм башкалар катнашты.
"Татарстан теркәлгән коммерциясез оешмалар саны буенча Россиядә алдынгы позицияләрнең берсен били. Үсеш, шул исәптән, республикада гамәлгә кертелә торган яңа ярдәм чаралары аркасында күзәтелә. Шуларның берсе - социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына керү программасы. Ул гражданнарга белем алырга һәм социаль хезмәт күрсәтү буенча коммерциясез оешмалар оештырырга ярдәм итә. Россиядә мондый программаның тиңдәшләре юк әле, ләкин без, эшкуарлыкта шундый мөһим юнәлешне популярлаштыру өчен, башка төбәкләр белән әлеге уңышлы тәҗрибәне уртаклашырга шат булачакбыз", - дип белдерде үзенең чыгышында икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Яңалыклар арасында докладчы коммерциясез оешмаларның "Социаль ярминкә" хәйрия фестивален үткәрүне дә билгеләп үтте. Бу - җәмгыятьнең, хакимиятнең һәм бизнесның социаль партнерлыгын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләтнеке булмаган альтернатив социаль хезмәт күрсәтү мәйданчыгы. Коммерциясез оешма сәүдә тәкъдимен формалаштыра, ә бизнес вәкилләре тиешле хезмәтләр яки тауар сатып алу мөмкинлегенә ия.
Утырышта каралган социаль хезмәтләрдән һәркемнең файдалана алуын һәм сыйфатын арттыру механизмнары, шулай ук дәүләти-шәхси партнерлыкны һәм социаль эшкуарлыкны үстерү 2019 елның 19-21 июнендә Мәскәү шәһәрендә узачак өченче Төбәкләрнең социаль инновацияләре форумы кысаларында үсеш алачак.
Белешмә өчен:
2019 елның 1 гыйнварына республикада 5 787 коммерциясез оешма теркәлде.
Бүген Татарстан Республикасында муниципалитетара 3 ресурс үзәге эшли.
2015 елдан республикада, гражданнар инициативаларын бүләкләү максатында, ел саен гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премияләре гамәлгә куела. 2018 елда гомуми фонд 2,7 миллион сум тәшкил итте.
Моннан тыш, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенә кертелгән. Монда коммерциясез оешмаларга мөһим роль бирелә. Республика коммерциясез оешмалары стратегик планлаштыру документларын эшләүгә һәм аларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителә.
Узган ел гына да 366 коммерциясез оешма финанс ярдәме алды, аларга 2,3 миллиард сумлык субсидия бирелде.
2017-2018 елларда Президент грантлары фонды Татарстан СЮКОларына 314 миллион сумлык ярдәм күрсәтте, шуның аркасында 200дән артык социаль әһәмиятле проект гамәлгә ашырылды.
2014-2021 елларга СЮКОга ярдәм программасын финанслауның гомуми күләме 2,4 миллиард сум тәшкил итә, шуларның 1,9 миллиард сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан.