Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 19 апрелендәге 783-р санлы карары нигезендә, "Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру" Максатчан моделенә үзгәрешләр кертелде.
Документ Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан бизнесны алып бару процедураларын гадиләштерү һәм Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатларында эшләнде. Документ 2019-2021 елларга максатчан күрсәткечләрнең тәгаенләнгән билгеләре белән чаралар исемлеген үз эченә ала.
Кабул ителгән карарлар Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә төбәк юл карталарын эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта төбәк проект офислары күпчелек күрсәткечләрне 2019 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш булачак.
Документ тексты белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201904230003?index=0&rangeSize=1