Россиядә социаль эшкуарлыкны үстерүгә һәм алга этәрүгә өлеш керткән өчен “ИГЕЛЕК ИМПУЛЬСЫ” премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүләкләрне социаль эшкуарлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, дәүләт структуралары һәм профильле ведомстволар, мәгариф учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре алырга мөмкин.
Конкурста катнашу буенча татарстанлыларга консультацияләрне Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге бирә. Белгечләр гаризаларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр һәм кирәкле материаллар җыю буенча консультациялиләр.
Конкурс эшләре 2019 елның 16 июненә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: http://application.impulsdobra.ru/users/reg.
2019 елның 17 октябрендә җиңүчеләр исемнәрен игълан итәчәкләр. Социаль эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткән катнашучылар акчалата бүләкләр алачак.