РФ Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электр энергетикасы объектларының саклык зоналары турындагы нигезләмәне раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарын билгеләү тәртибе һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның махсус шартларын билгеләү тәртибе турында" 2009 елның 24 февралендәге 160 номерлы карары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  "Электр энергиясе җитештерү объектларының саклык зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләреннән файдалануның махсус шартларын билгеләү тәртибе турында" 2013 елның 18 ноябрендәге караларын үз көчен югалткан дип тану турында" карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында әлеге карар проекты белән танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm.

Тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына электрон почта аша җибәрергә мөмкин: AV.Ponomareva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International