Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәгенең (КФҮ) һәр филиалында бэк-офислар кертергә планлаштыралар. Планнар турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күп функцияле үзәкләрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-март айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.
13-18 май көннәрендә Казанда авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырылган "АгроНТИ" Бөтенроссия конкурсының икенче туры узачак.
"Территорияләрнең стратегик үсеше" һөнәри әзерлек программасын беренче тәмамлаучылар КФУ дипломнарын алды.
13 майда Алабуга бизнес-инкубаторында яшь эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне узачак.
2019 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча бизнес өчен күпфункцияле үзәккә кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) вәкилләренең 2000 артык уникаль мөрәҗәгате кергән.
#MyExport конференциясендә Татарстанның экспорт базары потенциалы, 2018 ел йомгаклары, шулай ук чимал булмаган продукция экспортын үстерү планнары һәм инструментлары турында фикер алыштылар.
"Яшел Үзән" сәнәгать мәйданчыгы территориясендә логистик үзәк төзү буенча OZON инвестицион проекты хупланды.
Россия Хисап палатасы эшкуарлар арасында дәүләт ярдәме чаралары буенча сораштыру башлап җибәрде. Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм чараларының җитәрлек булу-булмавын бәяләргә, аларның аеруча өстенлеклеләрен күрсәтергә, финанс ярдәменең ихтыяҗлы формаларын билгеләргә тәкъдим ителә.
"Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча ачык консультацияләр башланды.