Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "АлмА" махсус икътисадый зонасының мәнфәгатьле инвесторларыннан гаризалар кабул итә.
Хәзерге вакытта нефть-газ химиясе юнәлешендәге "АлмА" махсус икътисадый зонасын булдыруга заявка формалаштырыла. Ул Әлмәт, Лениногорск һәм Түбән Кама районнары территориясендә урнашачак.
Кайтма элемтә формасы сайтта урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/oez-alma.htm. Инвесторларга техник таләпләр һәм элемтә өчен мәгълүмат күрсәтергә кирәк.