Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылган "Төбәкләр өчен санлы карарлар конкурсы"ның беренче этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча 35 мәсьәләдән шорт-лист формалаштырылды. Алар 8 номинациядә тәкъдим ителгән: дәүләт хезмәтләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, кадастр исәбе, туризм һәм мәдәният, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә һәм шәһәр мохите.
Конкурсның икенче этабында катнашырга дәгъва кылучы мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасы тарафыннан тәкъдим ителде - "Балалар бакчалары төзүгә ихтыяҗны фаразлау".
Төбәктән гомумиләштерелгән гаризаны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы җибәрде.
2019 елның 14 маенда экспертларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча төбәкләр өчен 8 иң актуаль мәсьәлә билгеләнәчәк. Конкурсның икенче этабында аларны хәл итүдә төбәкләрнең иң яхшы IT - һәм data-белгечләр командалары көч сынашачак.
Татарстан Республикасы IT-һәм data-командаларын икенче этапта катнашырга чакырабыз.