Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасарына инвесторлар өчен инфраструктура мәйданчыгын тәкъдим иттеләр

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Яшел Үзән муниципаль районында инвесторлар өчен инфраструктура мәйданчыгында булдылар. Мәйданчык белән танышу "Россия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT 2019" XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

2019 елның 25 апрелендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенконың Татарстан Республикасына рәсми сәфәре узды. "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында Оксана Тарасенко "ParkI" II Халыкара индустриаль парклар форумында Россиядә дәүләт һәм шәхси паркларга багышланган пленар дебатларны ачты.

Дебатларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Оксана Тарасенко Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте һәм Татарстанның эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасының нәтиҗәле эшләп килүче объектлары саны буенча лидерларның берсе булуын һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашуын ассызыклады.

Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары билгеләп үткәнчә, Индустриаль парклар ассоциациясе мәгълүматларына караганда, республикада Россиянең барлык сәнәгать паркларының 10%ы тупланган һәм бөтен ил резидентларының 30%тан артыгы теркәлгән.

Сәфәр барышында Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында инвесторлар өчен әзер инфраструктуралы мәйданчыкта булдылар, шулай ук үзәк территориясендә югары уку йортлары һәм салым өстенлекләре шартларында сәнәгать производстволары катнашында югары технологияле компанияләрне үстерүгә юнәлдерелгән инновацион үзән төзү мөмкинлеге белән танышты.

"Әлеге мәйданчык кызыклы. Бөтендөнья сәүдә оешмасы илләре һәм Урта Көнчыгыш һәм Үзәк Азия дәүләтләре белән сәүдә элемтәләрен киңәйткән очракта, мәйданчык экспорт компанияләре хезмәттәшлеге өчен эре пункт булачак. Мәйданчык эше барышында тауар әйләнешенең сизелерлек үсеше тәэмин ителәчәк", - дип ассызыклады икътисад министры Фәрит Габделганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International