Инновацияләргә ярдәм фонды Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Старт-Взлёт» конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Конкурс РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кураторлык итүче «Взлёт – от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурста физик затлар гына катнаша ала, ә ярдәм күләме проектны финансламыйча 3 млн.сум тәшкил итәчәк.
Кече һәм урта бизнеска Татарстан Республикасының тулай төбәк продуктының дүрттән бер өлеше, шулай ук төбәк икътисадында эшләүчеләрнең 41 проценттан артыгы туры килә. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә кече һәм урта бизнес өчен 2023 ел нәтиҗәләре, федераль һәм республика ярдәме чаралары, КУЭ һәм эре бизнес кооперациясе һәм 2024 елга яңа чакырулар турындасөйләде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнесны масштаблаштыру буенча эксперт эшкуарларга проектны франшизаны эшләтеп җибәрүгә әзерләү турында сөйләячәк. Лекция «Минем бизнес» төбәк үзәгендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советының быелгы беренче утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узды.
2024 елның 26 мартында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкилләре җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе Чүпрәле муниципаль районында булды. Программага объектларга бару һәм эшкуарлар белән очрашу кертелгән иде.
«Таткрахмалпатока» АҖ иген экстрактлары җитештерүчесе Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән «MODERN BAKERY MOSCOW | CONFEX 2024» күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмә 19-22 мартта Мәскәү шәһәрендә узды.
Дәүләт микрофинанс оешмалары узган ел Россия эшкуарларына МСП.РФ цифрлы платформасында гомуми суммасы 1,7 миллиард сумнан артык микрозайм биргән. 2023 елда Татарстан эшкуарлары тарафыннан ташламалы кредит акчаларының унынчы өлеше яки 179 млн.сум күләмендә онлайн алынган.
Чемпионатның беренче этабы онлайн форматта узды.
Татарстан эшкуарлары бер календарь елга хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керә ала. Бизнестан гаризалар кабул итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ачык.
19-21 мартта Мәскәүдә проект офисларының «Проект эшчәнлеге: тагын да гадирәк, тизрәк, нәтиҗәлерә» стратегик сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы төбәк проект офисыннан – Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.