Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы региональ үсеш институты булып торган «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесе Күзәтчелек советының беренче утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
1 апрельдән республика халкы транспорт инфраструктурасының һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын бәяли алачак, шулай ук Кама агломерациясе территорияләренең* үсеше буенча үз теләкләрен һәм идеяләрен калдыра алачак. Алынган мәгълүмат «ТР пространстволы планлаштыру институты» ДБУ белгечләре тарафыннан анализланачак һәм мастер-планны эшләгәндә исәпкә алыначак. Халыктан тәкъдимнәр «Кама 2050» краудсорсинг платформасында кабул ителә.
«Анатомика» ҖЧҖ (Казан, Татарстан) травматология, ортопедия һәм арка хирургиясе өчен югары технологияле имплантатлар һәм инструментлар җитештерүче яңа станоклар сатып алу өчен 15,7 млн.сумлык лизинг финансларын җәлеп иткән. Өстәмә җиһазлар предприятиегә еллык җитештерү күләмен, шул исәптән импортны алмаштыручы продукцияне 30 млн.сумга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа продукция төрләре арасында янбаш сөяге буыннары эндопротезалары бар. Җитештерүне үстерүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 336 млн.сумнан артык тәшкил итәчәк.
«Иджара-Лизинг» ҖЧҖ партнерлык финанслары буенча эшчәнлек алып бару өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертелгән. Карар Россия Банкы тарафыннан кабул ителгән һәм https://www.cbr.ru/rbr/rbr_fr/ сайтында бастырылган.
Республикада партнерлык (ислам) финансларын гамәлгә ашыру кысаларында эксперимент буенча системалы эш алып барыла. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда эшли башлаган партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктларын тәкъдир иттеләр.
Татарстан эшкуарлары өчен МСП.РФ платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» сервисы бар. Ул продукцияне сатуны җайга салырга, импортны алмаштыру максатыннан җитештерү секторы предприятиеләре өчен яңа тикшерелгән партнер-провайдерлар табарга, үз җитештерүен нинди юнәлештә үстерергә яки үзгәртеп юнәлдерергә икәнен аңларга ярдәм итә.
Татарстанда илкүләм проектлар буенча эшләрне башкаруга 2019 елдан 2023 елга кадәр 180,9 млрд.сум акча юнәлтелгән. Бүлеп бирелгән акчалар шәһәр мохитен, социаль өлкәне яхшы якка үзгәртергә, бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек биргән. ТР икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында биш ел эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2024 елга планнар һәм илкүләм проектларның яңа юнәлешләре турында сөйләде.
Иртәгә, 29 мартта 14.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасында партнерлык финанслары буенча яңа финанс продуктларына багышланган матбугат конференциясе узачак. ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм партнерлык финанслары базарында катнашучылар спикер булачак. Алар Татарстанда партнерлык (Ислам) финансларын үстерү буенча экспериментны гамәлгә ашыру кысаларында яңа финанс инструментлары турында сөйләячәкләр.
Инновацияләргә ярдәм фонды Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Старт-Взлёт» конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Конкурс РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кураторлык итүче «Взлёт – от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Конкурста физик затлар гына катнаша ала, ә ярдәм күләме проектны финансламыйча 3 млн.сум тәшкил итәчәк.
Кече һәм урта бизнеска Татарстан Республикасының тулай төбәк продуктының дүрттән бер өлеше, шулай ук төбәк икътисадында эшләүчеләрнең 41 проценттан артыгы туры килә. Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә кече һәм урта бизнес өчен 2023 ел нәтиҗәләре, федераль һәм республика ярдәме чаралары, КУЭ һәм эре бизнес кооперациясе һәм 2024 елга яңа чакырулар турындасөйләде.