Татарстанда Россия базары өчен уникаль булган, партнерлык финанс инструментларында махсуслашкан биржа мәйданчыгын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр.
Мәйданчыкның төп үзенчәлеге акча җәлеп итү һәм урнаштыру өчен аукционнар уздыру мөмкинлеге булачак, моның өчен нигез булып ислам икътисадый моделендә финанслауның төп төрләренең берсе булган «мудараба» килешүе торачак.
Яңа платформаның аукцион механизмы инвесторлар өчен потенциаль керемлелекне чагылдыра торган параметрларга юнәлдереләчәк. Үтәкүренмәле интерфейс һәм акчаларның вакытлыча җитмәвен оператив җайга салу өчен инструментлар бирү озак вакытка инвестицияләр җәлеп итү буенча алга таба эш өчен ышанычлы база булачак. Эшнең тәкъдим ителә торган форматы финанс механизмнарының өстәмә тотрыклылыгын тәэмин итә, заемщиклар тарафыннан йөкләмәләрне вакытлыча үтәмәү куркынычын киметә һәм шуның белән инвесторлар ягыннан ышаныч дәрәҗәсен арттыра.
«Биржа Татарстан бизнесы өчен яңа мөмкинлекләр ача. Аның механизмнарын куллану безнең предприятиеләргә агымдагы ликвидлыкны арттырырга, биржа операцияләрен башкарганда мөмкин булган куркынычларны киметергә һәм партнерлык финанслары принциплары кысаларында килешүләр үткәрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Россиядә партнерлык финансларының актив үсеше шартларында аукционнар механизмнары белән махсуслаштырылган биржа инфраструктурасын булдыру әлеге секторда катнашучылар өчен тотрыклы финанс базасын формалаштыруга мөһим адым булып тора.
Килешү контекстында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре булып биржа сәүдәсен үстерү, биржа механизмнарын кертү исәбенә чимал һәм товарлар сатып алганда Татарстан Республикасы предприятиеләренең чыгымнарын киметү, җирле җитештерүчеләр продукциясен сату каналларын киңәйтү һәм биржа сәүдәсе мәсьәләләрендә базарда катнашучыларның квалификациясен күтәрү тора.
Мәйданчыкларның операторлары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “АС САЛЯМ” ҖБ белән берлектә "ЦТС" биржасы" АҖ булачак.