Татарстан Республикасыннан Алена Лакомкина «Создай НАШЕ» яшьләр эшкуарлыгы федераль конкурсында 30 җиңүченең берсе булды. Аның полимер материаллар өлкәсендә импортны алмаштыруга юнәлдерелгән фәнни-җитештерү проекты 1 миллион сумлык грант алды.
«Яшьләр эшкуарлыгы – Россиядә кече һәм урта бизнес үсеше драйверларының берсе, ул бүген икътисадның барлык тармакларында диярлек эшли. Яңа югары технологияле производстволар ачыла, яңа технологияләр эшләнә, кешеләрнең тормыш уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыру өчен инфраструктура булдырыла. Сүз яшьләр турында барганда, еш кына башта хыял яки идея барлыкка килә, аннары ул хоббига әверелә, ә аннары син моны үз һөнәрең белән эшлисең. Һәм менә «Создай НАШЕ» кебек конкурслар ярдәм итә һәм бу трансформация юлында «хыялдан бизнеска» беренче импульс бирә. Бүген илебездә 4,2 миллионга якын шәхси эшкуарның һәр дүртенчесе яшьләргә карый. КУЭ корпорациясе линиясе буенча без бу трендка ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, Россиядә яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү өчен шартлар тудырачакбыз һәм нәтиҗәле коралларны гамәлгә ашырачакбыз», – дип ассызыклады КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.
Алена Казан федераль университетының «Химия» белгечлеге буенча магистратурасын тәмамлаган һәм 2018 елдан металлоорганик химия өлкәсендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 2023 елда ул фикердәшләре белән бергә үзебезнең сыек силикон резиналарының аналогларын эшләүгә игътибарны юнәлтеп, полимер материаллар өлкәсендә үз производствосын үстерү карарын кабул иткән.
«Кайбер сәнәгать предприятиеләре белән сөйләшүләрдән соң Россиядә мондый материалларга кытлык барлыгы ачыкланды. Без тикшеренүләр сериясен уздырдык, беренче тәҗрибә үрнәкләрен алдык һәм аларны кәгазьне силиконлаштыру белән шөгыльләнүче предприятиедә уңышлы сынап карадык», – дип сөйләде Алена.
Конкурста җиңү һәм грант алу команда өчен мөһим вакыйга һәм проектның профессиональ бергәлектә кирәклеген раслау булды. Акчалар сынаулар стадиясеннән серияле җитештерүгә күчү өчен кирәкле чимал һәм җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк.
Эшкуар сүзләренчә, аның өчен грант финанслау гына түгел, ә проектның Россия сәнәгате өчен әһәмиятен һәм кирәклеген тану. Һәм фондның мондый ярдәме эшләү темпларын тизләтергә, продуктның технологик әзерлеген арттырырга һәм тотрыклы бизнес-модель формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Алынган акчалар командага рецептураны камилләштерергә, җитештерү процессларын җайлаштырырга, өстәмә тестлар үткәрергә һәм җитештерү куәтләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Озак вакытлы перспективада проект критик мөһим компонентларны локальләштерүгә, продукциянең үзкыйммәтен киметүгә һәм тармакның импорттан бәйлелеген киметүгә юнәлдерелгән.
Алена һәм аның командасы шулай ук республиканың Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан Татарстанда гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм чараларыннан актив файдаланалар. Аның сүзләренчә, МСП.РФ цифрлы платформасында укыту финанс идарәсе, стратегик планлаштыру һәм маркетинг буенча кирәкле белемнәр биргән. Бу грант акчаларын үстерү һәм нәтиҗәле файдалану өчен ныклы нигез булдырган.
Лакомкина проекты фәнни эшләнмәләр, эшкуарлык инициативасы һәм дәүләт ярдәме Россиядә югары технологияле производствоны үстерүгә ярдәм итеп, синергиядә ничек эшли алуын ачык күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, «Создай НАШЕ» федераль конкурсы – Стратегик инициативалар агентлыгы, КУЭ корпорациясе һәм «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фондының уртак проекты. 2025 елда ул илнең барлык төбәкләреннән 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге 7 меңнән артык катнашучыны җыйды. Конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәләре буенча 30 җиңүче 1 миллион сум күләмендә грантлар алды һәм КУЭның әйдәп баручы экспертларыннан акселерация программасын узды.