Яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 2025 елның җәенә кадәр 7 социаль әһәмиятле объект төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты республиканы ике яңа белем бирү учреждениесе белән тәэмин итәчәк. 1224 урынга исәпләнгән мәктәп Чаллының «Замелекесье» ТР 22 нче микрорайонда төзеләчәк. Шулай ук Казан шәһәренең «Лето» торак комплексында шундый ук урыннар булган мәктәп төзелеше тәмамланачак.
«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча берьюлы өч медицина учреждениесе төзелеше тәмамланачак. Аларның икесе Казанда эшли башлаячак – бу 11 нче һәм 20 нче балалар шәһәр поликлиникалары. 3 нче шәһәр поликлиникасы Әлмәт шәһәрендә төзеләчәк.
Зеленодольск районында «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Кайгырту йорты» кулланылышка тапшырылачак. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен төзелгән ике катлы интернат-йортның гомуми мәйданы – 8 620 квадрат метр, ул 120 урынга исәпләнгән.
Шулай ук күрсәтелгән илкүләм проект буенча Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский бистәсендә 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
«Әлеге объектларны вакытында файдалануга тапшыру республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен стратегик әһәмияткә ия һәм 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр ил үсешенең яңа илкүләм максатларына туры килә», – дип билгеләделәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында.
2025 елда Татарстан Республикасында барлыгы 46 төбәк проектын үз эченә алган 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Аларны гамәлгә ашыруга 45 млрд.сумга якын акча юнәлдерелгән.
Төрле билгеләнештәге 456 объектны төзү, капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү планлаштырыла. Бүгенге көндә илкүләм проектлар буенча акчаларны кассада үзләштерү 11,8 млрд.сум тәшкил итә яисә финанслау лимитының 26,5%ы.
Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Илкүләм проектлар» бүлегендә бар.