Татарстан-профилактик визитлар саны буенча рейтинг лидеры

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Үткәрелгән профвизитлар саны буенча регионнар рейтингы мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы иң яхшы күрсәткечләргә ия регион буларак билгеләнә. Югары бәя бирелде, шул исәптән бизнестан кире элемтә нигезендә дә. 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгында төбәкләрне бәяләүгә нәтиҗә ясадылар. Июнь башына Татарстанда контроль органнарының 500дән артык профилактик визиты уздырылган – бу ил субъектлары арасында иң югары сан күрсәткече. Республика бизнесы аларның сыйфатын һәм уңайлылыгын мөмкин булган 10 баллдан 9,92 баллга бәяләде.

Икенче урында Ханты-Манси автономияле округы – монда 300 дән артык профвизит уздырылган, аннары Белгород өлкәсе, анда контроль органнары 150 дән артык чара башкарган.

Шулай ук эшкуарларның профилактик чараның сыйфатын һәм файдалылыгын бәяләү мөмкинлеге бар. Моны Дәүләт хезмәтләре порталындагы кире элемтә модуле аша эшләргә мөмкин. Татарстан бизнесы, контроль органнары эшен югары бәяләп, 150гә якын бәяләмә калдырган. 

Исегезгә төшерәбез, гамәлдәге мораторий кысаларында профилактик визитлар бизнесны тикшерүгә альтернатива булып тора. Профилактик визитлар инспекторларга диалог режимында эшкуарларга закон таләпләрен аңлатырга, хокук бозулар куркынычы барлыгын күрсәтергә һәм аларны төзәтергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Шунысы мөһим, мондый визитлар нәтиҗәсендә штрафлар яки күрсәтмәләр бирелми – алар бары тик проблемаларны кисәтүгә юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта бизнес Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп, мондый визитны үзе башлап җибәрә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International