Динар Шакиров: Татарстан МИЗ резидентларына бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына 7,5 сум шәхси инвестиция туры килә

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышында икътисад министры урынбасары Динар Шакиров инвестицион инфраструктура объектлары резидентлары өчен ярдәм чараларының һәм салым преференцияләренең икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләде. 

Татарстан Республикасында аерым территорияләрне тизләтелгән үстерү өчен шартлар һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның преференциаль шартларын булдыруга юнәлдерелгән инвестиция мәйданчыклары уңышлы эшләп килә. Болар – «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы. Ел башына күрсәтелгән МИЗ 218 резидент эшчәнлек алып бара, алар, 33 меңнән артык эш урыны булдырып, 480 миллиард сумнан артык акча керткән.

Махсус икътисадый зоналарга салым ташламалары комплексы - оешмалар мөлкәтенә салым, транспорт салымы, җир салымы түләүдән азат итү, шулай ук оешмалар табышына салымның республика бюджетына да, федераль казнага да киметелгән ставкаларын куллану кагыла. «Алабуга» МИЗ ирекле таможня зонасы режимы гамәлдә. 

Татарстанда 5 алгарышлы үсеш территориясе (АҮТ) эшли. АҮТ резидентларына шулай ук преференцияләр, шул исәптән салым преференцияләре дә кагыла. Республиканың АҮТ – инвестицияләрне стимуллаштыруның тагын бер нәтиҗәле коралы. Бүген республиканың алгарышлы үсеш территорияләрендә 145 резидент теркәлгән, алар тарафыннан 84 млрд.сумнан артык инвестицияләр гамәлгә ашырылган, 27 меңнән артык эш урыны булдырылган. 

Спикер инновацион инфраструктураны үстерү өчен салым ташламалары Россия Федерациясе яки Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары нигезендә алдынгы проектларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән технопарклар (индустриаль парклар), инновацион-технологик үзәкләр мөлкәтенә кагыла, дип сөйләде. Преференция резидентларга аренда ставкасы киметелгән биналар бирергә мөмкинлек бирә, ә бушаган акчалар мәйданчыкларның өзлексез һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итеп, аларның инфраструктурасын саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелә, бу резидентларның уңышлы эшләвенең төп шарты булып тора. 

Спикер үз докладында шулай ук муниципалитетларда территорияләрне комплекслы үстерү өчен сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе нәтиҗәләренә тукталды, ул 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан килештерелгән иде. Концепция нигезендә, сәнәгать парклары эшкуарлары өчен УСН буенча салым ставкалары киметелде, транспорт салымы һәм оешмалар милкенә салым түләүдән азат итү каралган. Моннан тыш, Татарстан Икътисад министрлыгы белән килешү төзегән паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре ташламалы микрозаймнар бирүне, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләүне һәм башка ярдәм программаларын үз эченә алган ярдәм чаралары комплексына исәп тота алалар.

Концепцияне гамәлгә ашыра башлаганнан бирле резидент-предприятиеләрдә эшләүчеләр саны 2,8 мең кешегә арткан, 2024 елда гына да шәхси инвестицияләр суммасы 2 млрд.сумга якын тәшкил иткән.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасында сәнәгать-җитештерү тибындагы «Зелёная долина» махсус икътисадый зонасын (МИЗ) төзү турында 2025 елның 25 июнендәге 949 номерлы карар кабул ителде.

Яңа МИЗ республиканың Зәй муниципаль районы территориясендә урнашачак. Махсус икътисадый зона кысаларында биредә биотехнологияләр өлкәсендә җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән алты инвестицион проект гамәлгә ашырылачак. Сүз кабак культураларын эшкәртү, шулай ук җитен җепселләр, сорбентлар, биоашламалар һәм биоген материаллар хелатлары җитештерү предприятиеләре турында бара.

Әлеге проектларга инвестицияләр күләме 15 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары саны 440 тан артып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International