Ел башыннан Татарстан бизнесына 1,6 млрд.сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән

2025 елның 24 июне, сишәмбе

2025 ел башыннан Татарстан эшкуарлары дәүләт программалары кысаларында 1,6 миллиард сумнан артык ташламалы финанслау җәлеп иттеләр. Шулай ук республика бизнесы 12 меңнән артык финанс булмаган хезмәт алды. Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелде.

ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары белән берлектә эшкуарлык проектларына комплекслы ярдәм күрсәтә һәм акселерация ясый. Республика бизнесы һәм үзмәшгульләре файдалы шартларда микрозаймнар, гарантияләр, грантлар һәм илкүләм проект буенча финанс булмаган хезмәтләр алырга мөмкин. 

Ел башыннан төбәкнең Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды тарафыннан 1,5 миллиард сумга якын финанс ярдәме күрсәтелгән. 

Татарстанның Гарантия фонды бизнеска гомуми суммасы 900 млн.сумнан артыграк булган 129 поручительлек биргән, бу 4,1 млрд.сум заем финанславын җәлеп итәргә ярдәм иткән, шул исәптән республика Эшкуарлыкка ярдәм фондында да. Биредә 540 млн.сумнан артыграк суммага 160тан артык эшкуар финанс ярдәменнән файдаланган. Ташламалы финанслау шул исәптән партнерлык программалары кысаларында да бирелгән. 

Регионда мөмкин булган финанс ярдәменең тагын бер формасы – җиһазлар сатып алуга лизинг. Республиканың төбәк лизинг компаниясе җирле җитештерүчеләргә металл эшкәртү өчен станоклар һәм җайланмалар сатып алу өчен, шулай ук азык-төлек һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренә 110 млн.сум акча биргән.

Бизнеска, үзмәшгульләргә һәм үз эшләрен башларга ниятләгән республика гражданнарына финанс ярдәменнән тыш, эшкуарлык эшчәнлегенең барлык стратегик юнәлешләрен – бизнес стартыннан алып КУЭда эшкә урнашкан хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә кадәр – колачлый торган финанс булмаган хезмәтләр комплексы гамәлгә ашырыла. Ярдәм «Минем бизнес» республика үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

Үзәк Россия Федерациясе территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслый, продукцияне һәм хезмәтләрне сертификацияләү һәм рекламалау, кадрларның квалификациясен күтәрү буенча хезмәтләр күрсәтә. Шулай ук Үзәк белгечләре консультация ярдәме күрсәтәләр, шул исәптән Бердәм элемтә үзәге телефоны аша да. Ел башыннан бирле Бердәм элемтә үзәге 12 меңгә якын хезмәт күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан бизнесына ярдәм итүгә 9 млрд.сум юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International