2025 елның 21 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Росстатның «Статистика-2030. Тормыш һәм бизнес өчен мәгълүматлар» сессиясе узды.
Бүген бөтен дөньяда сыйфатлы һәм оператив мәгълүматларга ихтыяҗ тәкъдимнән алда бара, ә технологик новацияләр гаять зур күләмле мәгълүмат белән эшләүдә төп өстенлеккә әверелә.
Узган ел ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәте дәүләт статистикасын һәм Росстатны 2030 елга кадәр үстерүнең яңа стратегиясен раслады. Стратегия кысаларында «сыйфат стандартына» туры килә торган мәгълүматларның бердәм базары булдырылачак. Барлык статистик процессларның реинжинирингы, альтернатив чыганаклардан файдалануны ун тапкыр арттыру, бизнеска хисап йөкләнешен киметеп, статистика җитештерүне 1,5 тапкырга тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Сессия барышында спикерлар якындагы биш елда Россия һәм дөнья статистикасының ничек үсәчәге, якын арада статистикада нинди цифрлы чишелешләр кулланылачагы, альтернатив мәгълүматларны куллану бизнеска йөкләнешне сизелерлек киметә аламы, статистик җитештерүне ничек тизләтергә һәм шул ук вакытта мәгълүматлар сыйфатында югалтмаска, сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык бердәм базар булдыру өчен нинди чаралар күрелергә тиешлеге турында фикер алыштылар.
«Муниципаль дәрәҗәдә карарлар кабул иткәндә региональ һәм муниципаль статистиканың алга таба үсеше республика өчен аерым әһәмияткә ия. Бүген тулай территориаль продукт, сәнәгать җитештерүе индексы, кече бизнесны исәпкә алып, төп капиталга төяп җибәрү һәм инвестицияләр күрсәткечләре Росстат тарафыннан субъект дәрәҗәсендә генә формалаштырыла. Киләчәктә социаль-икътисадый үсеш резервларын ачыклау өчен, муниципаль районнарның потенциалын һәм үзенчәлеген максималь файдаланып, әлеге күрсәткечләрне муниципалитетлар дәрәҗәсендә эшләү мөмкинлеген карарга кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.