Татарстан эшкуары дәүләт ярдәме белән җитештерүне киңәйтә алды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Гарантия фондының 3 млн сум күләмендәге поручительлеге нәтиҗәсендә эшкуар 6 млн.сум күләмендә заем акчаларын җәлеп итә һәм үз производствосын яңа дәрәҗәгә чыгара алды.

2014 елда зур булмаган остаханәдән һәм нибары ике хезмәткәрдән башлап, бүген компания ышанычлы үсеш күрсәтә: ай саен 20 000 нән артык зәркән әйберләре эшләп чыгара; җитештерү мәйданы 350 кв.м кадәр арттырылган; предприятие коллективы 30 кешегә кадәр үскән.

«Эшкуарлар үзләрен тәэмин итеп кенә калмыйча, яңа эш урыннары да булдыралар, шуңа күрә аларга ярдәм итү мөһим», — дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу проект – дәүләт ярдәме чараларының бизнеска үсәргә, продукция булдырырга һәм төбәк халкын эшкә урнаштырырга ярдәм итүенә күрсәтә торган дәлил.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасының Гарантия фонды тотрыклы финанс хәле булган, әмма залоглар белән тәэмин ителеше җитмәүче эшкуарларга ярдәм итә. Фонд кредитлар, займнар, лизинг һәм банк гарантияләре алу өчен поручительлекләр бирә.

Нечкәлекләрне белергә, таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерергә һәм заявканы ТР Гарантия фонды сайтында; телефоннар буенча бирергә мөмкин: +7 (843) 293-16-94, +7 (903) 061-40-18; адресы: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

Эшкуарларга ярдәм шулай ук «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» төбәк үзәге (ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International