Экспортерлар һәм үзмәшгульләр «Бизнес-класс» программасы буенча укуга кушылачак

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Google вице-президенты Меир Бранд белән очрашты. Очрашу барышында Татарстанда «Бизнес-класс» белем бирү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Меир Бранд билгеләп үткәнчә, Татарстанда проектны уңышлы гамәлгә ашыру аны Россия Федерациясенең башка субъектларында тарату өчен зур ярдәм булып тора.

Очрашуда экспортерлар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен «Бизнес-класс»ның яңа модульләрен гамәлгә кертү турында игълан ителде.

Экспорт буенча модуль эшкуарларга база белеме һәм күнекмәләре алырга, экспорт эшчәнлеген башларга яки үз күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Үзмәшгульләр өчен модуль кысаларында катнашучылар яраткан эшләрен акча эшләү чыганагына әверелдерергә булышачак белем ала.

«Эшкуарлар өчен финанс кына түгел, белем бирү өлкәсендә ярдәм дә зарур. Аларның икътисад үсешенең перспектив юнәлешләрен белүе һәм аңлавы мөһим, бу аларга үз бизнеслары үсешен ышанычлырак һәм төгәлрәк фаразларга һәм планлаштырырга булышыр иде, – дип шәрехли икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Бу җәһәттән Татарстанда 2016 елда старт алган «Бизнес-класс» программасы бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм без хәзер эшкуар–экспортерларның да, Татарстанның үзмәшгуль гражданнарының да үз компетенцияләрен күтәрә алуына шатбыз».

«Бизнес класс» - «Сбербанк» ГАҖ һәм Google компаниясеннән микро - һәм кече эшкуарлык вәкилләре өчен түләүсез федераль программа. Проекттан бөтен ил буенча кулланучылар файдалана ала. Курс материаллары Россиянең алдынгы бизнес-экспертлары тарафыннан эшләнгән. Программа гамәлдәге эшкуарларга да, үз эшләрен башлап җибәрергә ниятләүчеләргә дә исәпләнгән.

Татарстанда ул җирле үзидарә органнары белән берлектә гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда республика халкы «Бизнес-класс»тан онлайн-форматта файдалана ала. Республика территориясендә гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле программада 44 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International