Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ-2019) старт алды, ул 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Гадәттәгечә форумда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе дә бар. Икътисад министрлыгыннан форумда икътисад министры Фәрит Габделганиев катнаша.

Быел форумның төп темасы — «Тотрыклы үсеш көн тәртибен формалаштырып». Россия һәм дөнья сәясәтчеләре, эшлекле даирә вәкилләре, иҗтимагый экспертлар хәзерге шартларда дөньяда икътисадның тотрыклы үсешен ничек тәэмин итәргә кирәклеге хакында фикер алышачак.

Форумның беренче көнендә Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы, «Яшь профессионаллар» һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ Татарстан Республикасында сәнәгать (икътисадый) үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын кертүне күздә тота.  

Кадрлар стандарты Стратегик инициативалар агентлыгының «Дуаль белем бирү нигезендә, сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары таләпләренә туры килә торган эшче кадрлар әзерләү» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен, WorldSkills Russia хәрәкәте нәтиҗәләрен һәм Россия Федерациясе төбәкләренең иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә ала.

Тәҗрибә алмашуга әзерлек шулай ук «Партнерлык һәм тәҗрибә алмашу: үсеш энергиясенең яңа чыганаклары» панель дискуссиясенең төп темасы булды, аның спикерларының берсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иде.

Дискуссиядә Bayer AG вице-президенты Джон Батлер, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Google Inc вице-президенты Меир Бранд, IBM ның Россиядәге һәм БДБ илләрендә бизнесны үстерү буенча директоры Олег Бяхов, «Mail.ru Санлы технологияләр» директоры Павел Гонтарев, Стратегик инициативалар агентлыгы директоры Светлана Чупшева, Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев, Россия финанс министры урынбасары Андрей Иванов, төбәкләр губернаторлары һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика башка төбәкләргә тәкъдим итәргә әзер булган тәҗрибәләргә тукталды.

Аерым алганда, Президент уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә Татарстанның зур тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Татарстанның икенче тәҗрибәсе сыйфатында Президент КУЭ үсеше платформаларын китерде: «Бизнеска базарлар кирәк һәм республикада булдырылган «Биржа мәйданчыгы» әлеге бурычны хәл итә».

Рөстәм Миңнеханов тукталган тагын бер тәҗрибә - республикада төзелгән Бердәм кредитлау үзәге. Бүген проектта КУЭ субъектларына финанс ярдәме күрсәтүче 50 финанс оешмасы һәм фонды катнаша.

Гомумән, республика Президенты кадрлар әзерләү зарурлыгын билгеләп үтте, республикада булдырылган ресурс үзәкләре челтәрен мисал итеп китерде.

Татарстанда кадрлар әзерләү нәтиҗәләренең берсе - Worldskills стандартлары буенча илкүләм чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 гомумкоманда урыны.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап, барлык катнашучыларны агымдагы елның августында узачак Worldskills стандартлары буенча дөнья чемпионатына чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International