Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы старт алды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Петербург халыкара икътисадый форумының старт көнендә  Россиядә кече һәм урта эшкуарлык потенциалын үстерүгә, бизнес вәкилләре һәм дәүләт хакимияте органнары арасында диалогны киңәйтүгә, кече һәм урта бизнеска инфраструктур, финанс һәм институциональ ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән V Россия кече һәм урта эшкуарлык форумы эшли башлады.

Форум кысаларында «КУЭ корпорациясе» һәм «ВЭБ.РФ» Дәүләт үсеш корпорациясе тарафыннан оештырылган «Шәһәр икътисадында кече бизнес» панель сессиясе узды. Анда «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман һәм «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы (Внешэкономбанк)» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары Ирина Макиева катнашты.

Сессия спикерлары кечкенә шәһәрләрдә кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру юллары, типлаштырылган бизнес ачуны гадиләштерү ысуллары, кечкенә шәһәрләрдә үсеп килүче эшкуарларның тәҗрибәсен таратуда франчайзинг механизмы турында фикер алышты. Сессиядә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

6 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумының тантаналы ачылышы булачак. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International