Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов җитәкчелегендәге 16нчы эш төркеме утырышы узды.
Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Эш төркеме утырышы барышында Татарстанның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләләре, республика моношәһәрләрен үстерү буенча дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук «Фән һәм инновацияләр», «Инфраструктура һәм агломерация» юнәлешләре проектларын һәм чараларын гамәлгә ашыру барышы, «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе каралды.