10 июньгә кадәр (кертеп) «Эшкуар әни» федераль белем бирү проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Анда декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган яки мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар катнаша ала.
Проектның төп максаты - әниләргә үз эшләрен башларга һәм мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыру мөмкин булмаган бизнес-идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итү.
Бушлай укыту эшлекле мохиткә кертү, бизнес-проектларны эшләү һәм ментор ярдәме белән биш көнлек тренинг-интенсив форматында узачак.
Укытуның йомгаклау этабы - проектлар конкурсы, анда җиңүче үз бизнесын эшләтеп җибәрү өчен 100 000 сум күләмендә грант алачак. Эксперт жюрие проектларның икътисадый нигезлелеген, оригинальлеген, социаль әһәмиятен бәяли.
Катнашу өчен сайтка заявка бирергә кирәк: http://mama-predprinimatel.ru/
Проект «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе теләктәшлегендә, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация (КУЭ корпорациясе) һәм «ОПОРА РОССИИ»нең хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.