Быел республика икътисадына 60 млрд сумнан артык акча җәлеп итү ниятләнә

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Быел федераль бюджеттан республика икътисадына 61,1 млрд сум җәлеп итү планлаштырыла. Татарстан 23 дәүләт һәм 7 федераль максатчан программада тәкъдим ителгән.

Федераль бюджеттан финанслана торган иң зур чаралар арасында республика икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Россия тимер юллары» ААҖнең инвестицион программасын, «Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлелеген арттыру», «Илнең оборона-сәнәгать комплексын тәэмин итү», «Транспорт системасын үстерү», «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү» дәүләт программаларын һәм республиканың Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе буенча инвестицион проектларын атады.

Илкүләм проектлар бу елдан төбәкләр үсеше өчен өстәмә ярдәм булды. Республикада икътисад һәм социаль өлкә тармакларына кагылышлы 47 төбәк проекты эшләнгән, тагын икесе килештерү стадиясендә. 2019-2021 елларда республика территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд сум юнәлдереләчәк, шулардан федераль бюджеттан бюджетара трансферлар – 34 млрд сум, ТР бюджеты акчалары – 10,6 млрд сум. 2019 елга Татарстанда илкүләм проектлар чараларын финанслауның гомуми күләме якынча 21,3 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары хисабына – 16,7 млрд сум.

Дәүләт Советы Рәисе депутатларны һәм сенаторларны республикага өстәмә федераль финансларны җәлеп итү мөмкинлекләреннән максималь файдаланырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International