Федераль законнар проектлары буенча гавами консультацияләр

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

"Ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында" һәм "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" федераль закон проектлары буенча ачык консультацияләр башланды.

Документлар ваклап сату базарларын оештыруга һәм аларның эшчәнлегенә карата куела торган кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләрне бетерү эшен үткәрү кысаларында әзерләнгән.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге карар проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз: http://mert.tatarstan.ru/rus/publichnie-konsultatsii-po-federalnim-normativnim.htm

Тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне Икътисад министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү секторына электрон почта аша җибәрергә мөмкин: AV.Ponomareva@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International