6 июньдә Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин рәислегендә беренче тапкыр яңа форматта республика баланс комиссиясе утырышлары узды.
Яңа формат район предприятиеләрен карап тикшерүне һәм үзмәшгульләрне теркәү мәсьәләләренә, биржа мәйданчыгында эшләүгә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чараларына, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә багышланган биш түгәрәк өстәл уздыруны күздә тота.
Район эшкуарларын яңа формат кызыксындырды: түгәрәк өстәлләр 200дән артык катнашучыны җыйды.
Ярдәм чараларына багышланган түгәрәк өстәлне «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез оешмасы генераль директоры Айдар Салихов, «Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге» җитәкчесе Марат Хәйретдинов һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО вәкиле Әсхәт Сибгатуллин бергә алып барды. Чыгыш ясаучылар якын арада гамәлгә кертеләчәк ярдәм чаралары турында сөйләде һәм эшкуарларга гамәлдәге чаралар буенча консультацияләр бирде. Районнарның потенциаль экспортерлары белән оператив режимда алдагы гамәлләр планы эшләнде.
Үзмәшгульләр турында түгәрәк өстәлнең төп спикерлары «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» АКО вәкиле Юлия Райнвайн, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО вәкилләре Ирина Атюнькина һәм Наталья Павельева булды. Түгәрәк өстәлдә потенциаль һәм инде теркәлгән үзмәшгульләр, шулай ук авыл җирлекләренең хакимият органнары вәкилләре катнашты. Алар үзмәшгульләрнең эш өстенлекләренә, контроль-күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлеккә, үзмәшгульләрнең Биржа мәйданчыгы белән эшенә, шулай ук яңа салым режимында эшли башлау өчен тоткарлый торган факторларга кагылышлы сораулар бирде.
Биржа мәйданчыгы турында Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы вәкилләре: Биржа мәйданчыгы бүлеге башлыгы Максим Ипатов, ЭТИС бүлеге башлыгы Яна Григорьева һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО вәкиле Денис Исхаков сөйләде. Алар мәйданчык эшен тәкъдим итте һәм реаль вакыт режимында ресурсның барлык функцияләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп, теркәлү барышын аңлатты.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында түгәрәк өстәл спикерлары сыйфатында Казан кооператив университеты ректоры ярдәмчесе Сираҗетдин Нәбиев, Казан кооператив университеты деканы урынбасары Тимур Усманов һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО вәкиле Анастасия Обухова чыгыш ясады. Анда кооперативлар әгъзалары һәм кооперативлар төзергә теләгән фермерлар катнашты, алар тәҗрибәләрен уртаклашты һәм булган проблемалары буенча экспертлар белән киңәште. Спикерлар кооперативлар төзү идеологиясе, гамәлдәге грантлар турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Контроль-күзәтчелек органнары эше турында түгәрәк өстәлне «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» АКО башкарма директоры Әлфия Шәрәфетдинова үткәрде. Салым органнары һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Эшкуарлар арасында иң еш бирелә торган сорау касса аппаратын куллану мәсьәләсе булды.
Яңа форматта киләсе баланс комиссиясе Чүпрәле һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында узачак.