Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-апрель айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингын әзерләде.
Рейтингта Казан, Әлмәт һәм Лаеш муниципаль районнары беренче, икенче һәм өченче урыннарны биләп, алдынгылар булды.
Спас һәм Теләче муниципаль районнары рейтингта үз позицияләрен шактый яхшыртты: беренчесе - ун баскычка, икенчесе сигез баскычка күтәрелде. Әлеге районнарда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимегән һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы арткан.
2019 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда җан башына исәпләгәндә гомуми 0,240 кв. м. торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Торак тапшыру буенча иң зур күрсәткечне Питрәч (2,425 кв.м), Лаеш (1,254 кв. м) һәм Тукай (1,007 кв. м) муниципаль районнары күрсәткән.
Җан башына исәпләгәндә төяп җибәрелгән продукция күләме 239 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында бу күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (1,6 млн сум), Түбән Кама (670,8 мең сум) һәм Яңа Чишмә (546,6 мең сум) муниципаль районнарында.