ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

The Global Student Entrepreneur Awards (GSEA) – ул үз бизнесына хуҗа булган һәм шул ук вакытта көллияттә яки университетта укый торган студентлар өчен төп халыкара конкурс. Премия дөньядагы эре эшкуарлык бергәлекләре ярдәмендә оештырылган: YPO Russia һәм EO Russia.

«Социаль эшкуар» конкурсы – ул түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2-40 млн.сумга кадәр процентсыз займ рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча «Наше будущее» фондының төп механизмы.


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Моношәһәрләрне үстерү фонды Татарстан Республикасында Х5 Retail Group компаниясенең «Алабуга» күмәртәләп-бүлү үзәге өчен мәйданга бәйле булмаган челтәрләрен төзүне финанслый. Бүлеп бирелгән акча суммасы 150 млн.сумга якын тәшкил итәчәк.

Илдә иң зур мультикатегорияле интернет-мәйданчык һәм шул ук постаматларның Россиядә беренчеләрдән булып иң зур челтәренә әверелгән Ozon метрода постаматлар урнаштырган. Заказлар бирү буенча автоматлаштырылган ике Ozon пункты Казан һәм Әлмәт станцияләрендә барлыкка килгән.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда Идарәче кадрларны әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында 2019/2020 уку елында (Президент программасы) укырга кандидатлар сайлау игълан ителде.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналар резидентлары өчен ташламалы салым режимын озайтырга һәм компанияләр өчен иминият кертемнәре буенча 14% кадәр киметелгән ставка билгеләргә тәкъдим итте. Инициатива 15 гыйнварда Мәскәүдә Гайдар форумы-2020 кысаларында узган Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе утырышында тәкъдим ителде.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы, шәһәр берлекләрен үстерүнең «100 шәһәр лидеры» дигән акселерация программасына шәһәрләрне яхшы якка үзгәртү эшенә актив җәлеп итү өчен  шәһәр командаларын һәм проектларны икенчел сайлап алу турын башлап җибәрде. Гаризалар 17 февральгә кадәр 100gorodov.ru краудплатформасында кабул ителә.

Ведомство стандарт гарантия продуктлары буенча процент ставкасын беркетте: 1% – кредит килешүләре буенча һәм 0,5% – банк гарантияләре килешүләре буенча.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

15 гыйнвар көнне РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Россия һәм дөнья: яңа унъеллык өндәмәләре» дигән XI Гайдар форумы эшли башлаячак. Форум Россия, Европа, Америка, Кытайдан биш меңгә якын фән һәм сәясәт вәкилләрен, финанс даирәләрен һәм бизнес-элитаны берләштерер дип көтелә.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ташламалы кредит программасына үзгәрешләр керткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International