«Социаль эшкуар» конкурсы – ул түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2-40 млн.сумга кадәр процентсыз займ рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча «Наше будущее» фондының төп механизмы. Фонд эшләгән 12 ел эчендә Россиянең 58 төбәгеннән 254 проект хупланган, аның гомуми суммасы – 653,2 млн.сум. 2019 елда Татарстан Республикасыннан 3 проектка 6 млн.сумнан артык акча җәлеп ителгән.
Фонд тарафыннан ярдәм алган эшкуарлар элеккеге производстволарны торгыза, инвалидларны һәм өлкәннәрне эш белән тәэмин итә, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләре ача, калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнә.
Конкурска гаризалар ел әйләнәсе кабул ителә, ә җиңүчеләрне елга ике тапкыр – җәй һәм көзен билгелиләр. Агымдагы елда конкурсның беренче дулкыныннан гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Эшкуарлардан әлеге датадан соң килгән гаризалар киләсе чорда каралачак.
Бу елның җәендә финанслау алуга дәгъва кылучы эшкуарлар һәм коммерциясез оешмалар үз заявкаларын Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча, 28 февральгә кадәр җибәрергә тиеш.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат: http://konkurs.nb-fund.ru/