Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ташламалы кредит программасына үзгәрешләр керткән.
Ташламалы кредит бирү программасы Россиядә 2019 елда эшләтеп җибәрелде. Аның буенча эшкуарлар инвестиция максатларына заем финанславын яки әйләнештәге акчаларны максималь ставка буенча елына 8,5% кадәр тулыландырырга мөмкин. Программада фәкать 2019 елның 1 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр Россия банклары белән кредит килешүе төзегән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары гына катнаша ала. Бер заемчы инвестиция максатлары өчен 10 елга кадәр 0,5 млн. сумнан башлап 2 млрд. сумга кадәр, өч елга кадәр 0,5 млн. сумнан башлап 500 млн. сумга кадәр – әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит алырга мөмкин.
2019 елның 11 аенда Татарстанда әлеге программа буенча кече һәм урта бизнеска ташламалы кредитлар бирүгә 218 килешү төзелгән, аларның гомуми суммасы 21 млрд.сум тәшкил итә.
2020 елдан башлап эшкуарларга кредит алу өчен шартлар тагын да уңайлырак булачак. РФ Икътисадый үсеш министрлыгынан тиешле үзгәрешләрне РФ Хөкүмәтенең 30.12.2018 ел, № 1764 карары керткән, ул кредит программасын гамәлгә ашыру шартларын регламентлый.
Хәзер, аерым алганда, эшкуарлар, базар ставкасын 8,5% кадәр киметеп, элек инвестиция эшчәнлеге өчен алынган кредитларны рефинанслый ала. Үзгәрешләр кертелгәннән соң банклар «эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә» дигән яңа продукт-кредит тәкъдим итәчәк: аның буенча эшкуарларга елына 9,95% дәрәҗәсеннән артмаган ставка буенча 5 елга кадәр 10 млн. сумга кадәр заем акчалары бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта заемчыга карата таләпләр максималь дәрәҗәдә киметелгән: хәзер эшкуарның эшчәнлек төрләре буенча чикләүләр юк, салымнар буенча бурычлар булу кредитка гариза буенча хәл итүгә йогынты ясамый. Моннан тыш, программа буенча заемчылар арасына махсус салым режимын кулланучы физик затлар, ягъни үзмәшгульләр дә кертелгән.
«Программаны камилләштерү ташламалы ставка буенча кредит алу мөмкинлегенә ия эшкуарлар санын арттыруга юнәлдерелгән. Бу – Татарстанда бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруда, аның иң тыйнак формаларыннан – үзмәшгульлек, кече һәм урта бизнес компанияләреннән башлап, банк секторына кадәр, шулай ук эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программаларында катнашудан файда ала торган яңа этап», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.