Татарстанлыларны «100 шәһәр лидеры» программасында катнашырга чакыралар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы, шәһәр берлекләрен үстерүнең «100 шәһәр лидеры» дигән акселерация программасына шәһәрләрне яхшы якка үзгәртү эшенә актив җәлеп итү өчен  шәһәр командаларын һәм проектларны икенчел сайлап алу турын башлап җибәрде. Гаризалар 17 февральгә кадәр 100gorodov.ru краудплатформасында кабул ителә.

Кандидатлар үз проектларын биш категориядә тәкъдим итә ала:

- Тарихи шәһәр – тарихи төзелеш белән шәһәр территорияләрен активлаштыру, ташландык биналарны шәһәр киңлегенә җәлеп итү, мәдәни-тарихи мирасны үстерү буенча проектлар

- Акыллы шәһәр – шәһәр процессларын һәм сервисларын оптимальләштерү өчен санлы чишелешләр эшләү буенча (smart citizen, smart community), шулай ук «цифрлы аерма»ны җиңү буенча проектлар

- Шәһәрдә балалар – шәһәр территорияләрендә балаларга уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру, яңа балалар сервислары булдыру буенча проектлар

- Креатив кластерлар – иҗади индустрияләр өлкәсендә эшкуарлыкны үстерү өчен киңлекләрне оештыру проектлары

- Мәдәни-тарихи мирас – һөнәрчелек, гореф-гадәтләр һәм истәлекле урыннарны үстерү буенча проектлар

Һәр проект заявкасы конкрет шәһәр проблемасын хәл итәргә һәм шәһәр халкының ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш – бу сайлап алуның төп таләбе. Шәһәрлеләр проект нәтиҗәләреннән күбрәк файдаланган саен, аның әһәмияте дә югарырак булачак.

Шулай ук шәһәрлеләрне проектны тормышка ашыруга актив кертүнең төрле механизмнарын да карарга кирәк. Бюджет чыгымнарын сизелерлек арттыруны таләп итми торган һәм альтернатив финанслау ысулларын тәкъдим итүче проектларга, аерым алганда, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итүгә өстенлек бирелә.

«100 шәһәр лидеры» программасының максаты – шәһәр берлекләрен үстерү һәм аларны Россия шәһәрләрен үзгәртү процессларына актив кертү. 2019 елда инициативаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Россиянең 82 төбәгеннән 647 шәһәр проектлар эшләүдә катнашкан, 25 шәһәр командасы акселератор узган һәм проектларны гамәлгә ашыруга керешкән. Краудплатформада 100 меңнән артык кеше катнаша.

Сезне «100 шәһәр лидеры» акселерация программасында катнашырга һәм 17 февральгә кадәр проектларның заявкаларын сайтта урнаштырырга чакырабыз: https://100gorodov.ru/otbor2020/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International