Моношәһәрләрне үстерү фонды Татарстан Республикасында Х5 Retail Group компаниясенең «Алабуга» күмәртәләп-бүлү үзәге өчен мәйданга бәйле булмаган челтәрләрен төзүне финанслый. Бүлеп бирелгән акча суммасы 150 млн.сумга якын тәшкил итәчәк.
Алабуга шәһәре территориясендә мәйданы 17 164 кв. метр булган X5 Retail Group өчен күмәртәләп-бүлү үзәге 2020 елның икенче кварталында Алабуга шәһәре территориясендә файдалануга тапшырылачак. Төзелешне «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ гамәлгә ашыра. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 976,7 млн.сум тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру барышында 269 яңа эш урыны булдырылачак.
Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән әлеге инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен автомобиль белән килү юлы һәм мәйданга бәйле булмаган челтәрләр төзеләчәк: су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү объектлары корылачак. Аларны төзү бәясе 192,4 млн.сум тәшкил итә, шуның 150 млн.сумы диярлек – Фонд хисабыннан һәм 42,4 млн.сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабына.
Алабугада логистика үзәге һәм аның инфраструктурасын төзү азык-төлек продуктларының һәм халык өчен беренче чиратта кирәкле товарларның ассортиментын киңәйтергә, җирле җитештерүчеләрнең логистикага һәм дистрибуторларга товарлар һәм продукция китерүне оештыруга чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Күмәртәләп сату-бүлү үзәге икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне дә хәл итәчәк, чимал базарында катнашучыларны, әзер продукция җитештерүчеләрне, күпләп экспорт-импорт товарлары белән шөгыльләнүче компанияләрне, йөк ташу һәм төрле товарлар өчен төргәкләү секторы эшкуарларын үз тирәсендә берләштерәчәк.
«Бүлү үзәге фасовка, төргәкләү, маркалау, сертификацияләү функцияләрен үз өстенә ала, шул ук вакытта тәэмин итү чылбырының һәр этабында җирле хезмәт ресурслары хезмәттәшлеккә җәлеп ителәчәк, – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. – Без мондый төрдәге проектларның коммерция һәм социаль перспективаларын югары бәялибез, алар Алабуга моношәһәре икътисадын диверсификацияләүгә, җирле товар җитештерүчеләр, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык компанияләрен базарга чыгаруга ярдәм итәчәк».
Исегезгә төшерәбез, финанслашуга гариза Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды һәм 2019 елның 18 сентябрендә Фондка җибәрелде. Фонд белән хезмәттәшлек итү буенча заявка әзерләү һәм тапшыру эшләрен тикшерүдә тотучы вәкаләтле орган – Татарстан Икътисад министрлыгы.
«Бүлү үзәге төзелешенә инвестицияләр стратегик әһәмияткә ия: проект географик яктан уңайлы урнашкан, бу күрше төбәкләр белән транспорт үтемлелеген һәм элемтәне тәэмин итәргә, бөтен Идел буе федераль округын товарлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры урынбасары Ольга Макаева.
Ул искәрткәнчә, Алабугадан тыш, Фондның ярдәм чаралары бүген республиканың башка моношәһәрләренә дә кагыла. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Яр Чаллы, Зеленодольск һәм Түбән Кама моношәһәрләрендә инфраструктура проектлары уңышлы гына тормышка ашырыла, аларның гомуми бәясе 3,3 млрд.сумнан артык, шул исәптән Фонд чаралары – 2,4 млрд.сумнан артык. Бу аларның икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә.