Ведомство стандарт гарантия продуктлары буенча процент ставкасын беркетте: 1% – кредит килешүләре буенча һәм 0,5% – банк гарантияләре килешүләре буенча.
2020 елның гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды үзенең стандарт продуктлары буенча комиссия бүләкләренең беркетелгән ставкасына күчте. Хәзерге вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына алар төзи торган кредит килешүләре буенча поручительстволар бирү комиссиясе елына 1% дәрәҗәсендә билгеләнгән. Элегрәк ул 0,75% башлап 1,5% кадәр үзгәреп торган.
Банк гарантияләре буенча ставка 2020 елның гыйнварына кадәр 1,15% башлап 1,5% кадәр тәшкил иткән, яңа елдан ул 0,5% тигез. Әлеге продукт тендерларда, дәүләт заказларында катнашу, контрактларны үтәү өчен аванс итеп бирелә.
«Бизнес өчен гарантияле продуктлар буенча комиссия бүләген киметү турында карар Үзәк банкның төп ставкасын киметү фонында кабул ителде. Бу чара эшкуарларга үз проектларына күбрәк акча кертергә мөмкинлек бирәчәк, бу тулаем төбәк икътисадына уңай йогынты ясаячак», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
2019 елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды 1,5 млрд. сумлык 274 поручительлек бирде һәм эшкуарларга 5,5 млрд. сум күләмендә финанслауны җәлеп итәргә ярдәм итте.