ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2019 елның 15 декабреннән башлап Россия стратегик инициативалар агентлыгы тест режимында тотрыклы үсеш практикалары белән алмашу өчен «Смартека» платформасын эшләтеп җибәрде. Проект халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм федерациянең башка субъектларына таратылырга мөмкин булган лидер төбәкләрдән нәтиҗәле идарә, социаль һәм икътисадый практикаларны бер платформада туплый.

Татарстан Республикасының, Бурятия Республикасының һәм Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы, ТАССРның атказанган машина төзүчесе, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры Алевтина Кудрявцева «Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга кадәр Киңлекне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру планы расланган. Бу хакта РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителә.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның декабрь ахырында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булырга дәгъва кылучы компанияләр өчен шартларны гадиләштерү турындагы тиешле карарны имзалаган.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләренең еллык республика конкурсына йомгак ясады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды эшкуарга үз эшен башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле хезмәтләр җыелмасын үз эченә алган «үзмәшгульлек портфеле» н булдырды.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген, 27 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар һәм «Открытие» Банкы вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә 2019 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләрен ясадылар.

Казанлы «КриалЭнергоСтрой заводы» ҖЧҖ облигация займнары базарына чыкты. Ширкәт Мәскәү биржасында 150 млн сумлык өч еллык облигацияләр урнаштырган, урнаштыру завод облигацияләренең гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил иткән 15 еллык программасы кысаларында узган.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүләкләү тантанасы 25 декабрьдә Икътисад министрлыгында узды. Министрлык ветераннарына «Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә өлеш керткән өчен» медальләре һәм «Татарстан Республикасының мактаулы икътисадчысы» күкрәк билгеләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International