Илдә иң зур мультикатегорияле интернет-мәйданчык һәм шул ук постаматларның Россиядә беренчеләрдән булып иң зур челтәренә әверелгән Ozon метрода постаматлар урнаштырган. Заказлар бирү буенча автоматлаштырылган ике Ozon пункты Казан һәм Әлмәт станцияләрендә барлыкка килгән. Якындагы кварталга планнарда – Казан метрополитены станцияләренең 80% өлешендә постаматлар урнаштыру. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, e-commerce Россиягә караганда күбрәк үсеш алган илләрнең эре шәһәрләрендә, мәсәлән, Гонконгта, Лондонда, Нью-Йоркта метрополитендагы постаматлар юк.
Ozon тәҗрибәсе күрсәткәнчә, постаматларны урнаштыру өчен оптималь локацияләр – көндәлектә кешеләрне җәлеп итү нокталары: офис үзәкләре, сәүдә үзәкләре, йорт янындагы кибетләр, район матурлык салоннары, компьютер клублары, поликлиникалар һәм хәтта автозаправкалар.
«E-commerce форматын үстерү электрон сәүдәнең эре операторлары белән хезмәттәшлеккә җирле транспорт һәм сервис компанияләрен җәлеп итәргә, ә Татарстан җитештерүчеләренә – онлайн-мәйданчыклар аша продукция сатуга чыгымнарны арттырмыйча гына товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, интернет-сәүдә проектлары социаль бурычларны тормышка ашыруга, аерым алганда, җәмәгать киңлекләренең функциональлеген арттыру хисабына шәһәр инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә. Шулай итеп, метрополитенда постаматлар челтәрен урнаштыру кулланучыдан йорт яки офиста курьер көтүгә бәйле чикләүләрне бетерә. Сатып алучы үзенә уңайлы вакытта, үзе күнеккән маршрут буенча кайтканда товарны уңайлы һәм иминлекле шартларда ала алачагын белеп, тагын да мобильрәк кешегә әйләнә. Шәһәр кулланучы һәм бизнес арасында бәйләп тора торган звенога әверелә: товарлар белән тәэмин итүчеләр сатып алучы белән өстәмә "бәйләнеш нокталары"на ия була», – дип саный Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.
«Кеше өчен гадәти маршрутны үзгәртмичә генә постамат заказ алуны мөмкин кадәр гадиләштерә. Безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, постаматны клиент белән "янәшәдә" урнаштыру аның интернет аша сатып алу ешлыгын уртача 5-6 тапкыр арттыра, – ди Ozon компаниясенең партнер логистика программаларын үстерү директоры Денис Дьяченко. – Татарстан – үзенчәлекле төбәк, биредә яшәүчеләр онлайн-сатып алу белән нык кызыксына, мисал өчен, 2019 елда Ozon аша сатулар 100% артык үсеш алган. Казанда онлайн-сатып алучылар өчен өстәмә уңайлылык булдыруда соңгы мильне үстерү – безнең өчен өстенлекле юнәлеш, һәм без 2020 елда, бөтен республика буенча яңа нокталарны ачып, аның өстендә җитди эшләвебезне дәвам итәчәкбез». Сәүдә ноктасында постамат урнаштырганда, анда килүчеләр саны 10% чикләрендә арта, бу зур булмаган ритейл өчен бизнес үсешендә яхшы ярдәм булырга мөмкин.
Ozon шулай ук җәмәгать киңлекләрендә автоматлаштырылган рәвештә товар бирү нокталарын урнаштыруның куркынычсыз булуын да билгели: һәр постамат кимендә ике камера белән җиһазландырылган, тәүлек әйләнәсе яздырыла, 24/7 режимында постаматларга ярдәм итү хезмәте эшли. Моннан тыш, аларга клиентлар тарафыннан алдан түләнгән товарлар гына китерелә, ә аларның шәхесе тулысынча идентификацияләнә.
Россиядә постаматлар тиз арада популярлык казанды: 2019 елда Ozon клиентлары аны узган ел белән чагыштырганда 6 тапкыр ешрак сайлап алган һәм заказларның 20% артыгы нәкъ менә автоматлаштырылган пунктларга китертелә. Хәзерге вакытта Казанда Ozon постаматлары 315 ноктадан тора, шуларның 293се – шәхси Ozon.Box һәм 22 – партнерларныкы.
«2019 ел нәтиҗәләре буенча Казанда заказлар саны артуны һәм әлеге илтеп тапшыру каналының тиз арада популяр булуын исәпкә алып, Ozon челтәр җәелдерү буенча партнерлар эзли һәм җирле эшкуарлар белән хезмәттәшлек итәргә тели – мондый партнерлык безгә мондый тәэминат каналын тизрәк үстерергә, Казан һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен онлайн-сатып алуга бәйле киртәләрне киметергә, димәк, алар өчен миллионлаган товарларның ассортиментын тагын да үтемлерәк итәргә ярдәм итәчәк», – дип саный Денис Дьяченко.