Татарстан Республикасы техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналар резидентлары өчен ташламалы салым режимын озайтырга һәм компанияләр өчен иминият кертемнәре буенча 14% кадәр киметелгән ставка билгеләргә тәкъдим итте. Инициатива 15 гыйнварда Мәскәүдә Гайдар форумы-2020 кысаларында узган Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе утырышында тәкъдим ителде.
Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич һәм Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Сергей Галкин катнашында узды. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасының бизнеска иминият кертемнәре буенча түбәнәйтелгән ставкалар бирү инициативасын карау кирәклеге хакында билгеләп үттеләр. Элегрәк аны шулай ук техник-гамәлгә кертү МИЗлары булган барлык төбәкләр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск һәм Мәскәү өлкәләре дә хуплаган иде.
«Иминият программалары буенча ташламаларны саклап калу инвесторлар өчен махсус икътисадый зоналарның җәлеп итүчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк һәм резидент-компанияләр өчен илкүләм производстволарны үстерү һәм төбәкләр икътисадын стимуллаштыру программалары бурычларына җавап бирә торган яңа продуктлар һәм технологияләр булдырырга этәргеч булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Исегезгә төшерәбез, әлеге категория резидентлар өчен ташламалы иминият режимы 2019 ел ахырына кадәр гамәлдә булган иде. Шул ук вакытта 2018 елга кадәр гомуми ташламалы ставка 14% тәшкил итте, 2018 елда – 21%, 2019 елда – 28%.
2020 ел башыннан МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы компанияләр өчен иминият кертемнәре буенча салым ташламаларын бирү каралмаган иде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы эшкуарлар өчен ташламалы шартларны озайту мәсьәләсен федераль дәрәҗәгә күтәрде һәм иминият кертемнәре буенча ставканы 14% дәрәҗәсендә яңадан билгеләргә тәкъдим итте. Әлеге ярдәм чарасы компанияләргә чыгымнарны оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк: предприятиеләр чыгымнарны кыскарту хисабына эштән ирекле акчаларны фәнни эшләнмәләргә һәм югары квалификацияле персоналны җәлеп итүгә юнәлдерә алачак.