15 гыйнвар көнне РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Россия һәм дөнья: яңа унъеллык өндәмәләре» дигән XI Гайдар форумы эшли башлаячак. Форум Россия, Европа, Америка, Кытайдан биш меңгә якын фән һәм сәясәт вәкилләрен, финанс даирәләрен һәм бизнес-элитаны берләштерер дип көтелә.
Татарстан делегациясен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк, аның составында форумда ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашачак.
Форум көннәрендә, 15-16 гыйнварда, 85 панель һәм эксперт дискуссиясе, ачык диалоглар, презентацияләр һәм утырышлар планлаштырылган. Гайдар форумының махсус чаралары арасында – китаплар тәкъдир итү, SDSN әгъза-оешмаларының Россия бүлегенең «Россиядә SDSN үсеше перспективалары» дигән еллык җыелышы; Татьяна Черниговскаяның «Мозг vs искусственный интеллект» дигән ачык лекциясе; дәүләт идарәсе өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча БДБ илләре база оешмасы иҗтимагый советының ачык утырышы; «2019 ел йомгаклары һәм эшлекле һәм идарә итү белеменең сыйфатын бәяләүдә дәүләт-хосусый партнерлыкның яңа чикләре» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт-хосусый партнерлыгы президиумының ачык утырышы.
Быел дөньяның төрле илләреннән килгән әйдәп баручы экспертлар икътисадый үсеш, сәламәтлек саклау, спортта санлы инициативалар, заманча дәүләт идарәсе, Россия мәгарифе юнәлешләре, шулай ук экологик сәясәт һәм климат мәсьәләләре, цифрлы революция юнәлешләре буенча киләчәк унъеллыкның глобаль проблемалары турында фикер алышачак.
Чит ил кунаклары өчен Гайдар форумы социаль-икътисадый һәм сәяси үсешнең төп тенденцияләре, бизнес-мохитнең торышы һәм Россиянең инвестицион климаты турында мөһим мәгълүмат чыганагы булып тора. Россия экспертлары өчен чарада катнашу Россиянең алга таба икътисадый үсеш перспективаларын һәм дөнья икътисадына интеграциясен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Быел ХІ Гайдар форумын оештыручылар – РФ Президенты каршындагы РАНХиГС, Е.Т.Гайлар исемендәге Икътисадый сәясәт институты һәм Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе. Чараның генераль партнерлары - «Газпром» ГАҖ, «Газпромбанк» АҖ.