ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Гарантия фонды ярдәме белән 2020 елның 1 нче кварталында республика эшкуарлары поручительлек өчен 988,8 млн. сум заем акчасы җәлеп итә алган.

Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук бизнес өчен «Адаптация технологияләре: Ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә маркетплейста теркәлү системасының гадиләштерелүе турында сөйләгән. Хәзер теркәү процессы 5 минуттан артмый, эшкуарга ИНН гына күрсәтергә кирәк, компаниягә кагылышлы калган мәгълүматлар автомат рәвештә җәлеп ителә.

Кичә бизнес өчен узнан «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә Ozon компаниясенең Идел буе макротөбәге директоры Рөстәм Касыймов Татарстандагы җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның маркетплейста ешрак теркәлә башлавы турында билгеләп үтте. Хәзер Ozon платформасында Татарстанның берничә йөз компаниясе үз товарларын актив сата, тагын 500 артыгы – теркәлү процессында.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар! Коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль ярдәм күрсәтү исемлеге белән сез әлеге документ аша таныша аласыз.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

1 нче апрельдә «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясе булачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башлана. Проект эшкуарларны хәзерге хәлләргә тиз яраклаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге экспорт юнәлешле оешмаларга, кече һәм урта бизнес категорияләренә караган эшкуарларга аларны Үзәк реестрына кертү өчен онлайн-гариза тутырырга тәкъдим итә. Гариза ярдәмендә эшкуарлар Үзәкнең барлык хезмәтләреннән һәм ярдәм чараларыннан файдалану, экспорт эшчәнлеге этапларында бизнесына ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия була. Хезмәтләр бушлай яисә файдалы финанс шартларында күрсәтелә.

Республика Президенты боерыгы нигезендә, 28 нче марттан башлап, Татарстанда күзәтчелек тикшерүләре үткәрүгә мораторий кертелде. Тиешле тыю республика территориясендә 1 нче майга кадәр гамәлдә булачак. Гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян салыну, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү аркасында уздырыла торган планнан тыш тикшерүләр һәм рөхсәт документларын бирү өчен кирәкле тикшерүләр генә искәрмә булып тора.


28
март, 2020 ел
шимбә

29 нчы март көнне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә «Адаптация технологиясе» дип аталган кризиска каршы уку-укыту программасын башлап җибәрә.

Иннополис МИЗ территориясендә урнашкан Россия ИТ-югары уку йортының Ясалма интеллект үзәге хезмәткәрләре медицина рәсемнәре буенча коронавирусны ачыкларга өйрәткән. Диагностиканың төгәллеге 80% тәшкил итә, бу табибларга бөтен дөньяда массакүләм диагностикалаганда таралган коронавируслы үпкә ялкынсынуын тизрәк ачыкларга ярдәм итәчәк.


27
март, 2020 ел
җомга

26 нчы март көнне Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турындагы килешүләрне төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләрнең һәм Татарстан Республикасы Инвестиция советының уртак утырышы булды, утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Н.Кондратова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International