Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук бизнес өчен «Адаптация технологияләре: Ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә маркетплейста теркәлү системасының гадиләштерелүе турында сөйләгән. Хәзер теркәү процессы 5 минуттан артмый, эшкуарга ИНН гына күрсәтергә кирәк, компаниягә кагылышлы калган мәгълүматлар автомат рәвештә җәлеп ителә.
Әлеге функциядән эшкуарда электрон цифрлы имза булган очракта файдаланырга була. Электрон цифрлы имза булмаган очракта, эшкуарлар аны түләүсез нигездә алырга мөмкин. Аны рәсмиләштерү чыгымнарын Wildberries үз өстенә ала. Бу очракта теркәлү 1-2 көн тәшкил итә.
Маркетплейска үзмәшгульләрне дә тоташтырырга була, соңгы берничә көн эчендә Wildberries сервисына 85 үзмәшгуль чыккан. Татарстан илдә икътисадның иң "искергән" тармакларында тәэмин итүчеләр һәм үзмәшгульләр өчен вебинарлар үткәрүче беренче төбәк булачак. Шулай ук якындагы айда Казанда Wildberries товар җибәрүчеләрдән товарлар кабул итү пункты ачарга планлаштыра, бу исә маркетплейска килүче Татарстан эшкуарлары санын арттыру мөмкинлеген бирәчәк.
Исегезгә төшерик, быел Wildberries компаниясе тарафыннан 100 мең квадрат метр мәйданлы логистика хабы Зеленодольск янында ачылачак. Проект инвестицияләре 5 млрд. сумга бәяләнә. Проектны гамәлгә ашырудан алынган социаль файда 4000 артык кешене эшкә урнаштыруда чагылыш табачак.