Татарстанның Гарантия фонды эшкуарларга 1 млрд. сумлык ярдәм хуплаган

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Гарантия фонды ярдәме белән 2020 елның 1 нче кварталында республика эшкуарлары поручительлек өчен 988,8 млн. сум заем акчасы җәлеп итә алган.

2020 елның 1 нче кварталында Фонд 261,2 млн.сумлык 65 поручительлек биргән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Кече һәм урта бизнес заем белән финанслауны әйләнештәге акчаны тулыландыру, югары технологияле җиһазлар сатып алу һәм язгы кыр эшләрен башкару өчен җәлеп иткән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә дә Фонд 33 млн.сумлык поручительлек биргән.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында Татарстан Республикасы Гарантия фонды штат режимында эшләвен дәвам итә. Эшкуарларга уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен җаваплылыкны яисә гарантияне бирү өчен гаризаны оешма сайтында яки ФАСТТРЕК порталы аша читтән торып җибәрергә мөмкин. Фондта шулай ук телефон һәм Skype буенча мөрәҗәгать итү өчен кайнар линия дә эшли башлаган, Фонд эшенә кагылышлы сорауларны 8(903)061-40-18 номеры буенча бирергә мөмкин. Видео-консультацияләр көн саен 13:00-15:00 сәгатьләрдә уздырылачак. 

Моннан тыш, республиканың Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына Татарстанның Гарантия фондын капиталлаштыруга гариза җибәрде. Кризиска каршы юнәлеш буенча алынган акчалар кредит тарихын тикшермичә генә һәм максималь кыска вакыт эчендә тизләтелгән рәвештә поручительлек бирүгә тотылачак. Гарантияләрне һәм поручительлек бирү срогын 1 көнгә кадәр кыскартырга планлаштырыла, бу эшкуарларның агымдагы шартларда банклар алдында булган бурычларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International