ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 2020 елның беренче кварталында 197 млн. сумлык 97 микрозайм рәсмиләштерелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 41% күбрәк. Алынган акча җитештерүне киңәйтүгә, заманча җиһазлар сатып алуга һәм бизнесның яңа юнәлешләрен ачуга юнәлдерелгән.
Республика эшкуарлары өчен «Фабрика PRO: Антикризис» дигән бушлай курс кысаларында 8 нче апрельдә икенче онлайн-дәрес узачак, аның темасы кризис чорында корпоратив бәхәсләрне хәл итүнең юридик аспектларына багышланачак. Курска 2020 елның 6-27 апрель көннәрендә узачак видеодәресләр форматындагы барлыгы 25 мастер-класс керә.
10 нчы апрельдә, 11:00 сәгатьтә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә уздырачак. Киңәшмәнең темасы җиңел сәнәгать өлкәсендә бизнеска ярдәм итү буенча «Seasons tech» программасы булачак. Программа үзен җиңел сәнәгать һәм креатив индустрия өлкәсендә проектларны үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.
Төбәк икътисадындагы бүгенге вәзгыять, коронавирус, нефтькә бәяләрнең волатильлеге, валюталар курсының үзгәреп торуы аркасында Татарстан Республикасы эшкуарларының киләчәк икътисадый эшчәнлекләренә бәйле күп кенә сораулар килеп туа.
Шәһәр мохитенең сыйфат индексын исәпләү нәтиҗәләре буенча Россиянең эре моношәһәрләре арасында Яр Чаллы һәм Түбән Кама, шулай ук Красноярск краеның Норильск шәһәрләре иң югары балл туплаган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң уңайлы шәһәр тирәлеге булган территорияләр арасында Россиянең барлыгы 55 моношәһәре билгеләп үтелгән. Индекс ел саен Россия Президентының май указлары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан ДОМ.РФ белән берлектә төзелә.
Яңа коронавирус йогышының (2019 – nCoV) алга таба таралуына юл куймау өчен чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, кабул итү сәгатьләрен үткәрү тәртибендәге үзгәрешләр турында хәбәр итәбез.
2020 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы файдалануга торак тапшыру буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урында тора, елның беренче ике аенда гамәлгә кертелгән торакның гомуми мәйданы 578,1 мең кв.метр тәшкил иткән.
6 нчы апрельдә төбәк эшкуарлары өчен «Кризис чорында компаниянең эш-гамәлләр стратегиясе һәм тактикасы (кризис сценариесе һәм үсеш фаразлары)» дигән беренче онлайн-дәрес узачак.
Татарстанның инвестиция проектлары өстәмә ярдәм алачак, бу хәл кичә РФ Президенты имзалаган ил территориясендә салынган капиталны яклау һәм бүләкләү турындагы федераль закон ярдәмендә мөмкин булган. Документ тексты белән хокукый мәгълүматның рәсми сайтында танышырга мөмкин.