Татарстан эшкуарлары экспорт ярдәменә онлайн режимда гариза бирә ала

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге экспорт юнәлешле оешмаларга, кече һәм урта бизнес категорияләренә караган эшкуарларга аларны Үзәк реестрына кертү өчен онлайн-гариза тутырырга тәкъдим итә. Гариза ярдәмендә эшкуарлар Үзәкнең барлык хезмәтләреннән һәм ярдәм чараларыннан файдалану, экспорт эшчәнлеге этапларында бизнесына ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә ия була. Хезмәтләр бушлай яисә файдалы финанс шартларында күрсәтелә.

Реестрга кертелгән эшкуарлар тышкы икътисад эшчәнлеге буенча консультация сорап Үзәккә мөрәҗәгать итә, компаниянең презентация материалларын чит телләргә тәрҗемә итү турында сорый ала. Аларга товарларны, эшләрне яки хезмәтләр күрсәтүне экспортлау өчен кирәкле сертификатлар һәм рөхсәтләр алуда, чит телдә сайт оештыруда, шулай ук аларның продуктларын электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, Үзәк хезмәткәрләре чит илләрдә чит ил партнерларын эзләүдә һәм «Экспортер» махсус программасы буенча микрозайм алуда ярдәм итә.

Хәзерге вакытта, килеп туган эпидемиологик вәзгыятьтә, шулай ук чит ил валюталары курсы үскән шартларда – чит ил базарларына чыгу Татарстан эшкуарларының иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала бирә. Исегезгә төшерик, узган ел Үзәк ярдәмендә Татарстанның 94 компаниясе белән экспортка чыккан, КУЭ илкүләм проекты буенча әлеге күрсәткеч 90 булырга тиеш иде. Экспортның гомуми күләме 25 млн. доллардан артып киткән, экспорт товарлары арасында азык-төлек продуктлары, төзелеш материаллары, медицина эшләнмәләре һәм башка азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар да бар. 

Гариза формасы кушымта итеп бирелә.

Тутырылган гаризаны  tatexport@yandex.ru адресу буенча җибәрергә кирәк.                                               

Гаризаны дөрес тутыруда ярдәм итүгә кагылышлы барлык сорауларны +7(843)222-90-60 (өст. 278, 272) телефоны яки WhatsApp: +7(967)-011-61-16 буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International