Кичә бизнес өчен узнан «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә Ozon компаниясенең Идел буе макротөбәге директоры Рөстәм Касыймов Татарстандагы җитештерүчеләрнең һәм сатучыларның маркетплейста ешрак теркәлә башлавы турында билгеләп үтте. Хәзер Ozon платформасында Татарстанның берничә йөз компаниясе үз товарларын актив сата, тагын 500 артыгы – теркәлү процессында.
Ozon компаниясе мәгълүматларына караганда, март аенда e-commerce секторы белән кызыксынучылар тагын да арткан, чөнки нәкъ менә әлеге базар кешеләргә уңайлы һәм көндәлек сатып алуларда үзләрен чикләмәү мөмкинлеген бирә, ә зур булмаган меңләгән төбәк компанияләре бөтен Россия буенча клиентларга үз товарларын тәкъдим итүне дәвам иттереп, бизнесын саклап кала алачак.
Бер ел элек булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, хәзер татарстанлылар 2 тапкырга күбрәк диярлек заказ ясый башлаган (3-5 карата 7-8). Азык-төлек һәм fmcg-товарлардан тыш, Татарстан клиентлары дистанцион эш һәм уку, шулай ук өйдә ял итү өчен товарларга актив заказ бирә икән. Кешләрнең күбесе ишек төбенә яисә постаматка китереп, бәйләнешсез генә алыш-биреш итү яклы – мондый ысулны сайлаучылар саны атна саен арта бара.
Офлайннан онлайн режимына күчү сатып алучылар өчен генә түгел, сатучылар өчен актуаль. Рөстәм Касыймов сүзләренә караганда, узган атнада Татарстаннан маркетплейста катнашучы яңа компанияләр саны 2 тапкырга арткан, хәзерге вакытта Татарстаннан 500дән артык сатучы – теркәлү процессында.
Ozon платформасында яңа эшкуарлар һәм кибетләр саны артудан тыш, Татарстаннан инде күптәннән актив рәвештә сатучы партнерларның ассортименты артуы да билгеләп үтелә – мәйданчыкта алар инде берничә йөз булган – 25 нче мартта, әйтик, тәүлек эчендә өстәлгән ассортимент саны 2020 елның уртача көндәлек күрсәткеченә карата 30%ка арткан. Татарстан эшкуарларының 60%ы – кием-салым, азык-төлек, йорт һәм электроника сатучылар.
Татарстан эшкуарларына ярдәм итү, шулай ук үз клиентлары өчен югары дәрәҗәле сервис белән тәэмин итү өчен, Ozon товарларының фулфилменты һәм кабул итү нокталары югары әзерлек режимында эшләвен дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерик, OZON компанияләре төркеме 10,5 га территориядә 40 мең квадрат метр мәйданлы логистика үзәге төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2,7 млрд.сум тәшкил итәчәк. Онлайн-сәүдә операторының бүлү үзәге 2020 елның III кварталында ачылачак, проект 1776 яңа эш урыны булдырырга һәм Татарстанның 3000 торак пунктына миллионлаган товар китерергә мөмкинлек бирәчәк.